Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева укытучы ролендә: «Бәйрәмов, башыңда – бушлык. Утыр, «икеле»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева укытучы ролендә: «Бәйрәмов, башыңда – бушлык. Утыр, «икеле»
"Татар-информ" архивы

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева Укытучылар көненә багышлап видео төшергән. Видеода Булат – укучы, ә Ләйсән укытучы ролендә төшкән.

– Ну, Бәйрәмов, бернәрсә дә белмисең. Башыңда – бушлык. Утыр, «икеле».

– Ләйсән Радиковна, ничек инде, сез, табигатьтән бирелгән педагог, мине бу имтиханга «икеле»лек кенә әзерләдегез?

– Ярар, күп сөйләшмә, «өчле».

– Узган ел районыбызның иң яхшы укытучысы, күпләргә үрнәк, эталон.

– Булды дим, Бәйрәмов, «дүртле». Бар, кайт!

– Бөтенрәсәй укытучылар конкурсы финалисты. Илебез педагогикасының горурлыгы. Сухомлинскийның дәвамчысы  – ул бит сез. Чын укытучы нинди булырга тиеш, дип сорасалар, мин нәкъ менә сез, сезнең кебек, дип җавап бирәм.

– «Бишле», тик, зинһар, күздән югал! Уф!

«Бу егеткә «бишле» инде. Моның кадәр матур сөйли, моның башы буш түгел»; «Чын артистлар сез»; «Ә шулай да эшләп буламыни аны»? – дип комментарийлар калдырган караучылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 октябрь 2022
    Исемсез
    Тозссыз...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100