Ләйсән Гыймаева авыр вакыттта язылган «Әй, гомер» җырын тәкъдим итте.
«Язлар килү белән дөньяның кабат яшәрүен күргәч, уйландыра. Ни арада уза бу гомер?! Вакыт кая шулай ашыга? Иң мөһиме, гомерләребез бәхет белән бергә атласа иде!» – дип язган җырчы.
Яңа җырның авторлары – Р.Минһаҗев һәм М.Галимов.
Тамашачылар Ләйсән Гыймаеваның яңа җырын яратып кабул иткән, сүзләре бик мәгънәле булуын искәрткәннәр.