Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдә бер җырны яздыру бәясенең күпме торуын әйткән.
«Җырның текстын ничә сумга сатып аласыз?» – дип сораганнар җырчыдан.
«Текстны аерым сатып алабыз, бәяләре төрле», – дип җавап биргән Ләйсән Гыймаева.
«Бер җырның бәясе күпме торганын сорыйсыз. Иң арзаны 35-40 меңнән башлана, иң кыйбаты – 100 мең. Моңа радио, телевидениедә ротация, клип төшерү кермәгән», – дип язган җырчы.