Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева «Татар җыры»нда булган көтелмәгән хәл турында: «Шок хәлендә калдым...»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева «Татар җыры»нда булган көтелмәгән хәл турында: «Шок хәлендә калдым...»
https://vk.com/gimaeva_bairamov?z=photo-25173376_457239642%2Falbum-25173376_00%2Frev

Кичә «Татар җыры – 2022» концертында, Татарстан Республикасы Президенты указы белән, «Музыка сәнгатен үстерүгә өлеш кертүе өчен» җырчы Ләйсән Гыймаевага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелүе билгеле булды.

Бактың исә, бу шатлыклы вакыйга турында Ләйсән үзе бөтенләй хәбәрдар булмаган. Көтелмәгән куанычы белән җырчы социаль челтәрләрдә болай дип уртаклашкан.

«Котлаулар кабул итәм... «Татар җыры – 2022»... Дуэтыбызны (Ләйсән Гыймаева олы кызы Таңсылу белән дуэт башкарган. – авт.) яратып кабул иткәнегез өчен рәхмәт, тамашачыларыбыз! Хөрмәт итеп, бу зур мәртәбәле концертка чакыруыгыз өчен зур рәхмәт, оештыручылар – «Барс-Медиа» компаниясе!

Җыр тәмамлангач, Гөлназ Сәфәрова «Татарстанның атказанган артисты» дип игълан иткәч, шок хәлендә калдым... Чын... Исем бирелгәнен белмәдем. Булат (ире Булат Бәйрәмов. – авт.) ахырга чаклы миңа әйтмәгән... Булат Бәйрәмов, җаным, бәгърем, зур рәхмәт сиңа! Бу – безнең уртак җиңү», – дигән Ләйсән.

Җырчыга би-и-ик күп котлау сүзләре, җылы теләкләр килеп ирешкән. Виртуаль дуслары аңа бертавыштан: «Син бу исемгә лаек», «Куанычы булсын», «Исәнлектә тагын бик күп еллар иҗат итәргә язсын», – ише тәбрикләүләр җиткергән.

Бу теләкләргә «Интертат» редакциясе дә кушыла. Котлыйбыз, Ләйсән!

 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 22 декабрь 2022
    Исемсез
    Эйлэнеп кайтыгыз Асаф Вэлиевнен жыры. Куп еллар анын башкаруында яратып тынлыйбыз. https://www.youtube.com/watch?v=E4YzmYx9fTs
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Мин сезне
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Сезгэ ул атказанган исемен бирергэ
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Ин матур, зэвыклы башкару булды! Бу исемгэ Лейсан бик куптэн лаек иде! Сын кунелдэн котлыйм! Бэхетле, тигез, пар булып яшэргэ язсын 🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100