Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Талашкан, ишек сугып чыгып киткән вакытлар күп булды»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Талашкан, ишек сугып чыгып киткән вакытлар күп булды»
социаль челтәрләр

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовлар гаиләсен татар эстрадасындагы иң матур, үрнәк гаиләләр исәбенә һич шикләнми кертергә була. Алай да, гаилә булгач, төрле хәлләр була инде ул, савыт-саба да шалтырамыйча тормый. Ләйсән дә социаль челтәрдәге сәхифәсендә ире Булат Бәйрәмов белән «уси-пуси» килеп кенә яшәмәүләре хакында сөйләгән.

«Кычкырып елаган, акырышып талашкан, ишек сугып чыгып киткән вакытлар күп булды. Кешегә зарланмыйбыз, гаиләдән чыгармыйбыз. Булат, тагын күп еллар шулай итик, яме», – дип, елмаюлы смайллар белән язган җырчы.

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева төрле шаян видеолар белән дусларының күңелләрен күтерергә ярата. Бу гаиләдә Җиләк Кычытканова, Фифунья, Дивания Критиковна кебек кабатланмас интернет йолдызлары да «яши». Соңгы вакытта Булат белән Ләйсән үз образларында гаиләдәге төрле кызыклы ситуацияләрне сурәтләп тә видеолар әзерлиләр.

Төрле чаклар булды, дисә дә, халык әллә ниләр уйламасынга, Ләйсән: «Видеолардагы шаярулар, кызык-мызыклар – сезнең кәеф өчен генә алар. Сезнекен генә түгел, үзебезнекен дә шулай күтәрәбез, тормышыбызны ямьләндереп җибәрәбез. Ул мәзәкләрне уйлый-уйлый, төннәрен эч катканчы көлеп, йоклап китә алмый ятабыз», – дип тә язып куйган.

Ләйсән Гыймаева «Интертат»ка интервьюда гаиләсе хакында тулырак сөйләгән иде. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 март 2023
    Исемсез
    Бехетле булыгыз бик яратып карыйм бар видеоларыгызныда. Рехмет. 🙏🙏🙏👍👍👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100