Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Тагын бер операция кирәк, дигәннәр иде...»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Тагын бер операция кирәк, дигәннәр иде...»
социаль челтәрләр

Ләйсән Гыймаева Чаллыдагы республика клиник онкология диспансерында чираттагы тикшеренүләрне узып кайткан.

«Шушы клиникада тикшеренеп кайттым бүген. Казан табиблары, тагын бер операция ясарга кирәк, дигәннәр иде. Ә монда Чаллы табиблары, кирәкми, диделәр. Шатлыгымны белсәгез. Шуңа күрә нинди дә булса органны кисеп атканчы, берничә табиб белән киңәшләшергә, икенче фикерне дә тыңларга киңәш итәм.

Алмаз Дамировичка, Айгөл Радиковнага, Чаллы хастаханәсендә эшләүче башка табибларга һәм шәфкать туташларына зур рәхмәт.

Яшәү рәхәт! Сәламәт булу – тагын да рәхәтрәк», – дип яза җырчы сторисларында.

2022 елда Ләйсән Гыймаеваның күкрәгендә яман шеш тапканнар иде. Җырчыга катлаулы операция кичерергә туры килде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июль 2024
    Исемсез
    Синен эчен бик шат,рэхэтлэнеп тигезлек белэн,яшэгез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100