Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева «судка бирәм» дигән хейтерына җавап биргән

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева «судка бирәм» дигән хейтерына җавап биргән
Фото: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә хейтерларга зарланып алды, аларның суд белән янаулары артистның ачуын китергән.

«Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә миңа бик күп хейт килә башлады. Нәрсә белән бәйле бу? Мин нәрсәнедер дөрес эшләмимме? Мине мыскыл итеп язалар, шушы кешеләрнең йөзләрен сезгә сторисларда күрсәтәм бит инде. Аннары миңа аларның балалары яза: «Минем әниемнең фотоларын алып куй, мин сине судка бирәм. Әнинең рөхсәтеннән башка аның фотосын куя алмыйсыз».

Аңа «маймыл, клоун, цирк» дип язарга буламы? Сезгә теләсә нәрсә әйтергә була. Ә безгә «публичная личность» булгач, ярамыймы? Кайда язылган андый закон? Судка бирәм, имеш. Бир! Шундый нык ачу килде. Әгәр без төшергән вайннар ошамый икән, «дуслар»дан китегез, үзем дә андыйлардан арына башлыйм», – дип сөйләде нык ачуы килгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100