Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева сәламәтлеге турында: «Тикшеренергә йөрим, әмма куркам»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева сәламәтлеге турында: «Тикшеренергә йөрим, әмма куркам»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән. Җырчы 2 ел элек үзенә куркыныч диагноз куелуы, операцияләр кичерүе турында сөйләгән иде. Шул сәбәпле, аның сәламәтлеге белән кызыксынганнар.

«Бер килеш, рәхмәт. Хәзер елга бер тикшеренергә чакыралар. Мин аларны көтеп тормыйм, үзем барам. Күптән түгел МРТ уздым. Хәзер менә колоноскопия узарга йөрим, әмма куркам.

Тормышымда 2 ел элек онкология дигән этап булды. Авыр, катлаулы чор булып истә калган. Хәзер дә гел тикшеренеп торырга тырышам, әмма гел аның турында сөйләп, басым ясап торасым килми. Елмаеп, һәр көннең туганына шатланып яшәргә тырышам. Көн саен диярлек онкология белән очрашкан кешеләр белән язышам. Сынаулар артта калсын», – дип җавап биргән җырчы хәлен белергә теләүчеләргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100