![Ләйсән Гыймаева онкологиягә багышланган күргәзмәдә катнаша](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/2/11/2dd8c0e2c70bdbb3bc5d8d92b8cf4e55.jpg)
Казанда «Мега» сәүдә үзәгендә «Онкология... Жизнь... До... И после...» дигән күргәзмә уза. Анда җырчы Ләйсән Гыймаеваның да фотосы бар.
«Минем әйткәннәрем кемгәдер булышыр дип уйлыйм. Кешеләр, авыру барлыгын сизгәч, озакка сузмыйча, шунда ук табибларга мөрәҗәгать итсеннәр иде», – дип язылган фото янына.
Җырчы бу чир белән очрашкан хатын-кызларның социаль челтәрдәге төркеменә сылтама да калдырган. Анда файдалы мәгълүмат һәм чаралар турында игъланнар да бар. «Сәламәт булыйк, тикшеренеп торыйк», – дип язган Ләйсән Гыймаева.