Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Өченче бәбиемне табу җиңел булмады. Аннан алдагысы төште...»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Өченче бәбиемне табу җиңел булмады. Аннан алдагысы төште...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ләйсән Гыймаева белән алып баручы Булат Бәйрәмовларның өченче кызлары Зәйнәпкә кичә 5 яшь тулган. Гаилә төпчекләренең бәйрәмен бик зурлап, туганнарын, барлык дусларын җыеп, балалар өчен уен мәйданчыгында бәйрәм иткән.

Ләйсән Гыймаева үзенең сторисларында Зәйнәпне йөрәк астында йөртү һәм табу мизгелләрен исенә төшерә. Үзе сөйләвенчә, җырчының өченче бәбие белән йөклелек чоры шактый авыр узган.

«Өченчегә бәби көтү җиңел генә үтмәде минем. Аннан алдагысы төште («замершая беременность» булды). Зәйнәп белән срогым 36 атна булганда, генетиклар: «Яшең бар», «УЗИда балаңның борыны бәләкәй» дип куркытып бетерделәр. Борчуларымны сизермәдем, теләдем, сорадым, көттем. 

Зәйнәп бик көттереп кенә, 41 атна узып, әнисен 20 килограмга тазартып бетергәч кенә туды. Кечкенә борынын күрсәтеп, апаларын сөендереп, бу дөньяга аваз салды», – дип язган ул. 

Ләйсән Зәйнәпне имезеп утырган бик ихлас фотосын да куйган. «Әле монда «бер җирем» исән. Рәхәтләнеп имездем. Кызлар, сау-сәламәт булганда, яныгызда терәк булырдай ирләрегез булганда, тәмле бәбиләр алып кайтыгыз. Курыкмагыз, Аллаһы Тәгалә ярдәм итә ул. Һәр нәрсәнең үз чоры, үз вакыты. Мин дә яшь әни булган вакытларымны сагынам», – дигән ул. 

Узган ел Ләйсән Гыймаеваның күкрәгендә яман шеш авыруы тапканнар иде. Җырчы катлаулы операция кичерде, озак вакыт тернәкләнү курсы узды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100