Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Мин – дөньяда иң сәламәт кеше...»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Мин – дөньяда иң сәламәт кеше...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуль дусларының сорауларына җавап биргән.

Исегездә булса, Ләйсән Гыймаева күптән түгел генә 1 елга якын яшереп йөргән бик зур серен ачкан: үзендә яман чир табулары турында хәбәр иткән иде. Ул вакытта Ләйсән ханымга бу турыда сорашып язучылар да, киңәшләрен бирүчеләр дә, изге теләктә торучылар да шактый булды.

«Күптән түгел генә сезгә кушылдым. Авыргансыз икән, ни булды?» – дип сорап язучыга җырчы бүген болай дип җавап биргән: «Дөресен генә әйткәндә, авыру турында сөйләүдән арыдым да... Актуаль сторисларда сакладым, кереп укый аласыз. Шулай ук, бу хакта «Бизнес Онлайн» һәм башка бик күп сайтларда язылды. Хәзер мин – дөньяда иң сәламәт кеше».

«Сез шундый үзгәрдегез, тфү, сокланып карыйм. Күзләрегез, карашыгыз...» – дип язган аңа берәү.

«Рәхмәт. Тормыштагы сынаулар кешене нәрсәгәдер өйрәтү өчен бирелә, дип саныйм... Минем очракта да ул сынау эзсез генә узмады, 3 көнлек дөньяда яшибез, үзеңнән соң сине искә алырдай яхшылык эшләп калдырырга һәм «кешеләр синең турында бары тик уңай яктан гына искә төшерсеннәр» дигән девиз белән яшәргә тырышам мин хәзер. Сизәсезме, минем аккаунтта негатив та юкка чыкты. Күңелендә ачу, негатив булган кешенең тирә-юнендә дә шундый атмосфера була һәм киресенчә...» – дип җавап кайтарган Ләйсән.

Фотолар Ләйсән Гыймаеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100