Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә олы кызы Таңсылу өчен борчылуын белдерә.
«Төне буе йокламадым, кичә Таңсылу Сочидан кайтырга тиеш иде. Рейсларын 10 тапкыр күчерделәр», – дип борчыла 3 бала әнисе.
Шулай ук җырчы «юлларда исән-сау йөрик» дип теләгән һәм быелгы кышның сынау булуы турында да язган.