Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева «кыргый, таза, ямьсез» чактагы фотосын күрсәтте

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева «кыргый, таза, ямьсез» чактагы фотосын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ләйсән Гыймаева журналист Замирә Рәҗәпованың «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында төшеп кайтканнан соң, хатирәләргә бирелгән һәм балачак, яшьлектәге фотоальбомын карап утырган.

Бәләкәй Ләйсәннең аклы-каралы сурәтләре арасында төсле бер фото да табылган. Яшүсмер һәм студент вакытындагы фотолары белән исә җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә уртаклашкан.

«Миңа монда 13 яшь, нәкъ Зифуш (җырчының уртанчы кызы Зифа – авт.) кебек яшьтә. Комлекслы, кыргый, үземне бик таза, ямьсез, дип уйлап йөргән чорым... Шуңа күрә ул вакытта төшкән фотолар бик аз, ертып аттым», – дип язып куйган Ләйсән аклы-каралы сурәте астына.

Тагын бер фото – аның студент чагыннан. Мондый Ләйсәнне күпләр хәтерлидер дә әле. «Баянда шөгыльләнгән, үзәгемә үткән студент вакытлар», – дип шәрехләгән монысын җырчы.

Фотолар: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100