news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева кайнанасының яшь вакытта төшкән фотосын күрсәтте: «Без охшаганмы?»

news_top
Ләйсән Гыймаева кайнанасының яшь вакытта төшкән фотосын күрсәтте: «Без охшаганмы?»
"Татар-информ" архивы

Булат Бәйрәмов социаль челтәргә абыйлары һәм әнисе белән төшкән фото куйган. Шулай итеп, ул әнисен туган көне белән котлаган һәм изге теләкләрен язган.

Булат Бәйрәмовның социаль челтәрдәге битеннән

Фото: © 

Шулай ук Ләйсән Гыймаева да социаль челтәрдә кайнанасын гомер бәйрәме белән котлаган. Җырчы үзенең һәм кайнанасының 20 яшьтә төшкән фотоларын куйган.

«Килен кайнана туфрагыннан, дип әйтәләр. Очрашып йөри башлаганда, Булат мине әнисенең яшь чагына охшата иде. Сез ничек уйлыйсыз, без охшаганмы?» – дип язган Ләйсән.

«Ике фотода бер кеше дип торам», «Ә мин сезнең әниегез дип торам», «Әйе, охшагансыз», «Нык охшагансыз», – дип язган күпчелек.

«Борын бүтән, күз бүтән. Юк. Бездә уңганлык, пешерү буенча осталыкка карап әйтәләр иде бу хакта», – дип җентекләп өйрәнгән берәү фотоны.

 

Фото: © Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 декабрь 2022
    Исемсез
    Шулкадэр ошаганнар димэс идем
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар