
Җырчы Ләйсән Гыймаева җәй көннәрен ничек уздыруларын социаль челтәрләрдә күрсәтеп бара.
Иң башта ул, «кто молодец – я молодец» дип, тозлаган кыяр банкаларын куйган иде. Аннары карлыганны блендер белән изеп туңдыргычка куйса, хәзер ул язылучыларына үләннәр киптерүен күрсәтте.
«Теге көнне җиләктән клевер, сары мәтрүшкә җыйдым. Мунчада кипкәннәр. Әле «обычный» мәтрүшкә җыясы бар. Минем кыр, җиләк, үлән контенты сезне туйдыргандыр да инде. Алда 4 көн эш. Аллаһ бирсә, туктап торырмын», – дип язып сторисларга фотолар да урнаштырган ул.