Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева иреннән ничек үч ала?

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева иреннән ничек үч ала?
Салават Камалетдинов

Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә укучыларының сорауларына җавап биргән. Күпчелек сораулар, әлбәттә инде, җырчының шәхси тормышына кагылышлы. Мәсәлән, бер дустын Ләйсән белән ире Булатның яшь аермасы кызыксындырган. «Яшь аермабыз зур түгел. Әмма кайвакыт ул миннән 10 яшькә өлкәнрәк кебек тоела. Булат миннән күпкә акыллырак һәм зирәгрәк», – дигән артист.

«Булат белән гел бергә булып, бер-берегездән туймадыгызмы?» – дип сораучыга: «Туйсак, менә шулай үч алабыз бер-беребездән», – дип, түбәндәге шаян видеоны урнаштырган. 

«Булат беренче мәхәббәтегезме?» –  дип, барлык серләрне белергә теләүчегә: «Юк», – дип елмаеп җавап кайтарган җырчы. 

«Ничек барысына да өлгерәсез?» – дип тә кызыксынганнар. 

«Өлгермим. Эшне тиз, җитез эшләсәм дә, өлгермим. Яшьрәк чакта эш калса ачу чыга иде, хәзер барыбер. Тормышка карашым үзгәрде. Нәрсәгә җитешәм, шуны эшлим дә ятып йоклыйм», – дип язган Ләйсән. 

Әле күптән түгел генә Ләйсән белән Булатның өлкән кызлары Таңсылу да сәхнәне үз итә башлады. Шуңа: «Чаллы, Казан концертларында Таңсылу да чыгыш ясаячакмы?» – дип кызыксынганнар. «Әйе, тагын бер матур җыр яздырды. Аның белән дуэтларыбыз да булачак», – дигән ул. «Концертта Таңсылуга күбрәк кул чапсалар, көнләшәчәксезме?» –дигән сораудан Ләйсән рәхәтләнеп көлгән генә. 

Шулай ук Ләйсән Гыймаева Булаттан тыш башка ир-ат җырчылар белән дуэтлар җырларга әзер булуын да белдергән. «Минем Илдар Әхмәтов, Илназ Баһ, Илшат Вәлиев белән яздырылган җырларым бар. Киләчәктә берәр ир-ат «җырлап карыйк» дип тәкъдим итсә, баш тартмаячакмын», – дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100