Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева иренә ясаган романтик ашны тузан суырткычка «ашаткан»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева иренә ясаган романтик ашны тузан суырткычка «ашаткан»
"Татар-информ" архивы

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов социаль челтәрләрдә кызыклы видеолары белән уртаклашып тора. Иҗади гаиләне күзәтеп баручыларга кайбер идеяләрне башкалардан алулары ошамаса да, икенчеләре нәкъ менә аларныкы кызык килеп чыгуы турында яза.

Видеода күренгәнчә, Ләйсән Булат өчен тырышып йомырка тәбәсе ясый, әмма борычны күбрәк сибеп җибәрә. Бу хатасын төзәтү өчен, ул борычны тузан суырткыч белән суырта башлый. Тик борычтан арынып бетәм дигәндә генә көтмәгән хәл була… Тузансуырткыч йомырканы да «йота».

«Иремә романтика ясыйм дип… Болай эшли күрмәгез», – дип тә кисәткән җырчы.

«Өйдә соңгы йомырка да булса», «Булды бу романтика тузан суырткычка», «Аннары тузан суырткычтан алып, юып, кире тәлинкәгә куйдыгызмы», – дип язган видеоны ошатучылар.

«Ризык белән уйнау дөрес түгел» дип шелтәләп алучылар да, шулай ук «тузансуырткычны юасы бар» дип кайгыручылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100