Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева ире Булат Бәйрәмов белән икесенә кагылышлы серне чишкән

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева ире Булат Бәйрәмов белән икесенә кагылышлы серне чишкән
"Татар-информ" архивы

Иҗади гаилә бергә яши башлауларына шактый гомер узган инде. Бу хакта җырчы Ләйсән Гыймаева белән ире Булат Бәйрәмов социаль челтәрдәге сәхифәләрендә гапләшеп алганнар иде. Һәм Ләйсән моннан дистә еллар элек узган туйларына кагылышны бер серне виртуаль дусларына чиште.

«Безнең туй би-и-ик нык истә калырлык булды ул, ә?!» – дип көлде башта Ләйсән. Аннары инде ул турысын сөйләде. Бактың исә, шаулап-гөрләп туй узгач, Булат Ләйсәнгә туй ясарга акчаны кредитка алуын әйткән икән. Ләйсән өчен бу – көтелмәгән «бүләк» булган.

«Ул вакытта бурычтан хәзерге кебек котылып булмый иде, 2 ел, елый-елый, шул кредитны түләдек без туйдан соң», – дип сөйләгән Ләйсән, бу хакта хәзер инде көлә-көлә искә алып.

Фото: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100