news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева һәм Ландыш Нигъмәтҗанова очрашкан: «Без һаман шундый яшь, үзгәрмибез»

news_top
Ләйсән Гыймаева һәм Ландыш Нигъмәтҗанова очрашкан: «Без һаман шундый яшь, үзгәрмибез»
видеодан скриншот

Бер чарада Ләйсән Гыймаева үзенең сәхнәдәш дусты Ландыш Нигъмәтҗанова белән очрашкан.

«Ландыш белән күптән очрашкан юк иде. Бүген күрештек. Кайчандыр, борын-борын заманда, бергә гастрольләрдә йөри идек. Автобуста бер-беребезгә аякларны сузып йоклый идек.

И гомер, вакыт шундый тиз үтә… Ә без һаман шундый яшь, бер дә үзгәрмибез», – ди Ләйсән Гыймаева.

Кочаклашып күрешкән ике дусны видеога алып баручы, Ләйсәннең тормыш иптәше Булат Бәйрәмов төшереп алган. «Абау, абау, кемнәр монда? Бу нинди красоткалар? Сезнең стильләр төрле, име», – дип шаярта ул. Кадрларда Ләйсән Гыймаева озын җиңле, озын итәкле күлмәктән, махсус баш киеменнән. Ландыш исә мәҗлескә корсетлы ачык күлмәк киеп килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар