Ләйсән Гыймаева – Булат Бәйрәмовның рәхәт концерты: күрше шомырты, «сырлы» кызлар, хөрмәт
«Уникс» концертлар залында Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовның концерты узды. Мин бу гаиләнең концертына беренче тапкыр бардым. Аларның көчле энергетикалы, заманча карашлы һәм юмор сөюче булуларына төшендем. Концерттан кайткач, җырлары белән плейлистымны яңарттым хәтта!
«Бик рәхәт концерт әзерләдек»
Концерт башында Ләйсән Гыймаева: «Бүген сезгә бик рәхәт концерт әзерләдек. Яшьләр сленгы белән: «На лайте, на чиле, на расслабоне». Хәтта концертны «Рәхәт концерт» дип атар идем», – диде. «Әйе, хәзер концертларга исем кушу «модно» бит: «Шоу түгел – концерт», «Матур концерт», «Нормаль концерт», – дип өстәде Булат Бәйрәмов. Артистлар тамашачыны рәхәтлек дулкынында тирбәлергә әзерләп тә куйды. Шул күңелле нотада «Гади мәхәббәт түгел» дигән җырлары белән кәефләрне күтәреп җибәрделәр.
Фото: © Зәлия Гыйльметдинова
Аннан яңгыраган «Ак шомыртлар» җырының сүзләрен – Рауза Хафизова, көен Гүзәлия иҗат иткән. Артистлар сәхнәдән авторларның исемен атады. Бу җырдан соң Булат абый балачак хатирәләрен искә алды: «Безнең үзебездә шомырт агачы үсә иде һәм күршедә дә бар иде. Нигәдер күршенең шомырты үзебезнекенә караганда тәмлерәк иде!» – ди. Һәркем «үзенең» яки «күршенең» шомыртын искә төшергәндер, булмады түгел инде, нәрсәсен яшерәсе.
Чираттагы җыр кызларга багышланган иде: «Кызлар шундый инде ул, йә серле, йә «сырлы» була. Бер төрле уйлыйлар, икенче төрле сөйлиләр. Элек булган проблемалар хәзерге вакытта кызык булып тоела», – дип әйтте Ләйсән апа. Дөрестән дә шулай бит. Кайбер чакта без үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Шуннан сорау туа да инде, ә ничек ир-атлар аңласын? Ләйсән апа «сырлы хатыннар турында» «Сагынсын, дим» дигән җырын башкарды.
«Балаларның үскәнен сизми дә калабыз»
Тамашачылар Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаеваның олы кызлары Таңсылуны көтеп алган кебек тоелды. Ул җырлый башлагач, мин дә аның матур, назлы тавышына шаккаттым. Әнисенең «Җидегән йолдыз» җырын башкарды һәм әни-кыз дуэты булды. Кыскасы, Таңсылуны йотлыгып тыңладык.
Кызлары чыгышыннан соң, әти һәм әни кеше хисләнеп тә алдылар. «Сезнең уйлап караганыгыз бармы: балаларның үскән вакытларын без, әти-әниләр, сизми дә калабыз. Аларны яратып, үчтикиләп үстергән чак – бер вакыт кына. Бәләкәчләребезне кулда күтәреп йөртергә, бар дөнья назын сыйдырган челтерәвек тавышлары белән «әти», «әни» дип әйтүләрен ишетергә....» – дип башлаган сүзләр һәр ата-ананың күңеленә үтеп кергәндер. Әйе, әти-әни өчен мин дә шул кечкенә кыз бит. Үзебез әти-әни булгач, без дә аңларбыз ул хисләрне, Аллаһ теләсә.
Ләйсән апа Таңсылу белән Хәния апа Фәрхи репертуарыннан «Утыр әле, әни, яннарыма» җырын башкарды, бик җылы килеп чыкты. Габделхәй абыйдан җырны башкарырга рөхсәт сораганнар.
Булат абый бай – 3 кыз әтисе бит ул. Шулай да һәр бала туу алдыннан малай көткән.
«Минем шигем дә юк иде малай буласына – без 3 малай үстек, Ләйсәннең энесе бар. Таңсылу Булатовна туды», – ди ул. Дуслары: «Борчылма, икенчесе малай булыр», – дип тә караган. Икенчесе белән УЗИга баргач, табиб: «Күзе дә сезнеке, колагы да, куллары нәкъ сезнекенә охшаган кыз», – дип җавап кайтарган. Зифа Булатовна туа. Рух биреп торучылар тагын табыла: «Салаватның – 2 кыздан соң малай, Айдарның – 2 кыздан соң малай, синеке дә шулай була», – дигәннәр Булат абыйга. Ә ул 3 кыз әтисе булып куя!
Сәхнәдәге 2 баянчыга да игътибар иттем. Үзәкләрне өздерерлек итеп, бөтен күңелләрен биреп уйныйлар. Чистай районыннан Әлфис Галиуллин һәм Кукмара егете Ильяс Шәрипов – җырга да оста алар. Узган ел Булат абый белән трио җырлаган булганнар. Хәзер җырламыйлар инде.

«Синең белән өйрәндем мин булырга шундый көчле...»
Тамашачылар арасыннан сәхнәгә Булат абыйның авылдашы булган бер ханым менде: «Концертларын бик яратып карыйбыз. Булат Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында үскән. Табигатьнең бөтен матурлыгын, җылысын җыеп үскән бала сәнгатькә гашыйк булган. Алдагы көннәрдә дә иҗат чишмәсе саекмасын, яңа матур җырлар белән безне сөендерергә язсын», – дип, бик матур итеп сөйләде ул.
Ләйсән апа тормыш иптәшенә багышлап матур шигырь сөйләде. «Синең белән өйрәндем мин булырга шундый көчле...» – дип башланды ул. Аннан алар бергә «Мин сине яратам» җырын башкардылар.
Шунысы сокландыргыч: артистлар һәрбер җырларының авторларын билгеләп үттеләр. Нинди хөрмәт!
«Әни, белгән булсаң, чәчләрең бик иртә агарыр иде»
Булат абый тагын кызыклы хатирәләр сөйләде әле. Алар 3 малай үскән бит инде, ниләр генә кыланмаганнар.
«Без әти-әнидән куркып үстек, үзебез әти-әни булгач – балалардан куркабыз. Бала өйдән чыгып китүгә, исән-сау барып җиттеме, дип хәвефләнә башлыйсың. Әниләр безне дә яраткандыр инде ул үзләренчә, кайда нәрсә эшләп йөргәнне белмәсәләр дә, борчылганнардыр. Кая гына менмәдек, нәрсә генә шартлатмадык, нәрсә генә яндырмадык. Әни, син белгән булсаң, чәчләрең бик иртә агарыр иде», – ди ул.
Чүплектән лампочкалар һәм дихлофос балонын да эзләгәннәр, учакка патрон да атканнар… Һәр авыл егетенең андый «кызыклы тарихлары» бардыр инде ул. Олы абыйлар да елмаеп куйдылар, шуклыклары искә төшкәндер.
Бу җылы, «лайтовый» концерт тәмамланганын сизмичә дә калдым. Азакта «Җаныкаем-җанашым» җырын башкардылар. Халык, урыннарыннан торып, бии-бии җырлады. Артистлар фойеда җанатарларының һәрберсе белән фотога төшәргә дә вакыт тапты. Гомумән, концерт бик шәп булды.