
Җырчы Ләйсән Гыймаева һәм алып баручы Булат Бәйрәмовлар гаиләсендә куанычлы да, моңсу да вакыйга булган. Кичә аларның төпчек кызларының чыгарылыш кичәсе узган – Зәйнәп балалар бакчасы белән хушлашкан, быел 1 нче сыйныфка укырга бара.
Ләйсән Гыймаева бәйрәм чарасыннан матур кадрлар белән уртаклаша. «Иң рәхәт, иң ваемсыз чаклар артта калды. Ак юллар, балам», – дип яза ул.
Бәйрәмдә балалар гына чыгыш ясап калмаган. Булат Бәйрәмов җитәкчелегендә әти-әниләр дә, сабыйларга бүләк итеп, заманча бию әзерләгәннәр.
Зәйнәп исә бик нечкә күңелле кыз икән – яраткан тәрбиячесе сөйләгәндә, бала күз яшьләрен тыеп кала алмаган. «Үзе дә елады, безне дә елатты», – дип яза кызы турында Ләйсән.