Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов котлаулар кабул итә

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов котлаулар кабул итә
Фото: Ләйсән Гыймаеваның шәхси аккаунтыннан

Иҗади гаилә өчен бүген бәйрәм көне – Ләйсән беләт Булатның кавышып яши башлауларына 20 ел тулган!

Шушы уңайдан алар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә 2 дистә ел элекке туй фотолары белән уртаклашканнар, бүгенге гаилә фотоларын да куйганнар.

«Бүген – безнең туй көнебез. 20 ел бергә. Фарфор туй. Котлаулар кабул итәбез.

Бик үзгәргәнбезме соң? Туй күлмәге киеп, әле кичә генә басып торган кебек... Ә күпме гомер үтелгән. Алда тагын бик күп бәхетле еллар көтсен безне. Балаларны тигезлектә үстереп, оныкларны күрергә, 85не тутырып, елмаеп-көлеп яшәргә язсын», – дигәннәр фотолар астында Ләйсән – Булат.

Әлеге күркәм гаиләне котлап, бик күп комментарийлар килеп ирешкән. «Котлыйбыз. Хәерле, бәрәкәтле гомерләр сезгә», «Бик матур гаилә. Кызларыгыз да өчесе өч төрле матур, сөйкемле. Яратам сезне», «Үрнәк гаилә. Сокланам», «Ләйсән, туй күлмәгең әле дә ярыйдыр... Күзләр тимәсен үзегезгә!», «Еллар үткәч, тагын да матурлангансыз. Саклагыз бер-берегезне», – дип язучылар булган.

Булатның туйда кигән костюмы аерым игътибарны җәлеп иткән. «Костюмым әллә 3 үлчәмгә зур булган инде», – дип көлгән Булат үзе дә. Аңа җавап итеп, аның иҗатташ дусты җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров: «На вырост, брат! Ул вакытта шулай тиеш иде инде», – дигән.

Ләйсән белән Булатны котлап, барлык җылы теләкләргә кушылабыз.

Фотолар: Ләйсән Гыймаеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100