Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Булат бик көнче»

Ләйсән Гыймаева виртуаль дусларына гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы серне ачкан.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Булат бик көнче»
Ләйсән Гыймаеваның шәхси архивыннан

Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә укучылары белән «Дөрес-ялган» уены оештырган. Артист үзенә кагылышлы берәр факт язып куя, ә виртуаль дуслары шушы фактның чынмы, ялганмы икәнен белергә тиеш. Уенның асылы шуннан гыйбарәт.
Ләйсән ахырдан дөрес җавапларны да күрсәткән.
Өч бала әнисе, уңган хатын, талантлы җырчы Ләйсәннең хореограф белгечлеге дә булуын күпләр чамалаган. Бу сорауга дусларының 63 проценты дөрес җавап биргән.
Ләйсән үзенең һәр иртәсен туркада кайнатылган каһвәдән башлый икән. Каһвә кайнатуны артык мәшәкатькә санаучы 51 процент кеше бу җавапны ялган дип уйлый.
Җырчы үзе Ык буенда туып үссә дә, йөзәргә җылы якларга баргач, диңгездә генә өйрәнгән. Бу фактны да Ләйсән дөрес җаваплар исемлегенә керткән. 
Артист кешенең кулыннан бар да килә дип уйлаучылар: «Минем баянда «Турецкий марш»ын уйнаганым бар» дигән сүзләр белән килешкәннәр. Әмма ялгышканнар. Бу җавапны Ләйсән кызыл исемлеккә язып куйган. 
Ахырдан Ләйсән гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы бер серне дә ачкан. «Булат бик көнче», – дип язып куйган ул. Әмма бу гаиләне күзәтеп баручы күпчелек дуслары Булатның көнче булуына, гомумән, ышанырга теләмәгән. Укучыларының 79 проценты «булмас» дигән җавап өчен тавыш биргән.  Ә җырчы үзе моның хак икәнлеген билгеләп куйган. Менә шул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100