news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева Булат Бәйрәмовның кулын «пешергән»

news_top
Ләйсән Гыймаева Булат Бәйрәмовның кулын «пешергән»
Фото: Булат Бәйрәмовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Иҗади гаилә Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева кызыклы видеолары белән халыкның күңелен күтәрә.

Бу юлы Ләйсән газ плитәсе янында ашарга пешереп йөри, артыннан Булат килеп кочаклый. Ләйсән үз эше белән мәшгуль, ашка тоз сала, шуннан кәстрүлне күчереп куймакчы була, ә ул – кайнар. Шуннан Ләйсән аптырап тормый, билен кочкан иренең куллары белән кәстрүлне күчерә.

Имеш, Булат авыртуга чыдый алмыйча, эт чинаган тавыш чыгара, ә инде Ләйсән, әрнүен басар өчен, иренең кулларына өреп тора.

«Гадәттәгечә көчле, тормышчан», «Ну, Ләйсән, үтердең», – дип комментарийлар һәм күпсанлы «тәгәрәп көлгән» смайликлар калдырган видеоны караучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар