Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу җыр миңа ябышып калды...» – Ләйсән Гыймаеваның легендар җырына 20 ел

news_top_970_100
«Бу җыр миңа ябышып калды...» – Ләйсән Гыймаеваның легендар җырына 20 ел
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ләйсән Гыймаеваны таныткан легендар җыр – «Яшьлегем чишмәләре»нә 20 яшь икән инде. Бүген Ләйсән аны концертларында буйга җиткән кызы Таңсылу белән башкара.

«Яшьлегем чишмәләре»нә – быел 20 ел. Иҗат ителгәненә, бәлки, тагын да күбрәктер. Әлеге җырның исеме – минем икенче исемем кебек ябышып калды. Кая барсам да: «Ой, әнә яшьлегем чишмәләре килә», – диләр...

20 ел эчендә мин нык үзгәргәнме соң? Әлеге җыр белән сезне нинди хатирәләр бәйли?» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Күпме еллар җырланса да, бу җырны тыңлыйсы килеп тора»;

«Искиткеч, үзеңнең яшьлектә җырлаган җырыңны хәзер кызың белән башкару – бик уңышлы»;

«Яраткан җырым һәм клип. Сез шундый яшь булгансыз һәм без дә»;

«Бу җыр яшьлеккә алып кайта»;

«Безнең мәктәп бетергәнгә дә 20 ел. Бу җырны беренче тапкыр класс белән «Пирамида»га концертка килгәч ишеткән идем...» – ише комментарийлар язганнар Ләйсәнгә.

«Минем хатирәм бар: клип премьерасын күрсәткәч, әнинең энесе Ирек абый, шаярып: «Ник, энем, атта үзең йөреп, баянда үзең уйнап, клипта төшеп булмадымыни?» дигән иде», – дип, ул чакларны искә алган җырчының ире, танылган алып баручы Булат Бәйрәмов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100