news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Төрлесе булды...» - Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовлар гаиләсенә 23 ел

news_top
«Төрлесе булды...» - Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовлар гаиләсенә 23 ел
Фото: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге cәхифәсеннән

Җырчы Ләйсән Гыймаева белән популяр алып баручы Булат Бәйрәмовның гаилә корып җибәрүләренә 23 ел тулган.

Бергә 23 ел... Кулны кулга тотынып, шушындый матур май аенда нәкъ 23 ел элек гаилә тормышы дигән зур юлны бергә атлый башладык...

Төрлесе булды... Кычкырышып талашкан, ишекне җимерердәй итеп шапылдатып ябып, чыгып киткән чаклар да. Төне буе йоклый алмыйча, эч катканчы көлүләр, үпкәләшеп елаулар да... Ләкин бер тапкыр да кешегә зарланмадык... Әти-әни янына кайтып китмәдек... Аерылырга була ул... Сәбәпләрен дә табып була... Ләкин менә бер ир белән (бер хатын белән) гомер буе бергә яшәп кара син... Бу – зур хезмәт, – дип язган Ләйсән Гыймаева үзенең шәхси сәхифәсендә.

Әлеге матур парны гаилә бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар