Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов Сабантуйда рекорд куйган: «Кешесенә күрә ярый инде»
«ТАТАРЛАР Дөньясы» телеграм-каналы Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов Саба районы Лесхоз авылы Сабан туенда утын кисү ярышында рекорд куюлары турында яза.
Телеграм-канал укучылары бераз тәнкыйтьләгәннәр, рекордны югары бәяләмәгәннәр.
«Ике кул белән ябышканнар пычкыга, без, галәттә, бер кул белән бүрәнәне тота идек, икенче кул белән пычкыны тартабыз, яшь вакытта гел шулай кистек»;
«Кешеләренә күрә ярый инде»;
«Молодец, Ләйсән, тырыш хатын. Булатның әйтеп тормыйм, ул – ир кеше»;
«Утын кисү авыр, Ләйсән катнашмаса да ярар иде».