news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов күңелсез хәлгә очраган: «Без исән-сау...»

news_top
Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов күңелсез хәлгә очраган: «Без исән-сау...»
Салават Камалетдинов

Ләйсән Гимаева белән Булат Бәйрәмовларның Пенза өлкәсендә күңелсез хәлгә очраган. Артистларның машинасы өстенә поши сикереп, тәрәзәләрен ватып бетергән. Капотына да шактый зыян килгәнгә охшап тора. Поши үзе дә бик нык курыккан. Болар Ләйсәннең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә күренә. 

«Поши юл кырыендагы чокырдан таш кебек очып чыгып, машина өстенә сикерде… Тизлегегез зуррак булса, машина салонына кергән булыр иде, бәхетегез бар икән әле диде полиция хезмәткәрләре. Эколог исә бу очракның пошилар белән бәйле 8 нче очрак булуын әйтте.Без исән-сау, Аллаһка шөкер, поши да…

Бу видеоны гыйбрәт өчен куям, юлларда сак булыгыз, пошиларның котырган чагы», – дип язган җырчы.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 май 2022
    Исемсез
    Иии алайда узегез исэн сау аллагашокер
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар