Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов: «Безнең өч балабыз бар, дүртенчегә инде бармабыз»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов: «Безнең өч балабыз бар, дүртенчегә инде бармабыз»
Салават Камалетдинов/архив

Татар эстрадасы артистлары Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов шаян видео яздырган. Видеоязманы алар социаль челтәргә урнаштырган.

«Безнең бар өч балабыз, дүртенчегә инде бармабыз. Юк-юк, бармабыз.

Аларны ашатырга кирәк, киендерергә, укытырга кирәк.

Әле үзебезне дә ашатырга һәм киендерергә кирәк.

Менә хәзер кышка куртка кирәк, шапка кирәк, ботинка кирәк.

Әле боларның барысын да өчкә тапкырларга кирәк!

Ләйсән Гыймаева: Юк, дүрткә тапкырларга кирәк. Ә миңа?

Безгә дә бит киенергә кирәк, тегесе кирәк, монысы кирәк.

Безгә әйбер алыр өчен, мөгаен, пенсиягә чыгарга кирәк.

Булат Бәйрәмов: Без пенсиягә кайчан чыгабыз әле?

Ләйсән Гыймаева: Пенсиягә кадәр ерак әле, әле тагын шуның кадәр яшисе бар!» – дип җырлый алар. Гитарада Булат Бәйрәмов уйный.

«Шаяру итеп кенә кабул итеп алыгыз», – дип язган Ләйсән Гыймаева.

Тамашачылар видеоны бик ошаткан: «Пенсияне аз бирәләр шул, үзеңә җитсә дә ярар», «Шәп булган, бик дөрес әйтәсез», «Бу җырдан соң тәнгә салкын йөгерде, дүртенчегә без дә бармыйбыз, бу җыр белән тема ябык», «Ике генә балам бар, әмма кайчак шулай җырлыйсы килә», «Көлдем рәхәтләнеп», «Тормыш чынбарлыгы», «Җырыгыз бүгенге көндә актуаль», «Пенсиягә чыгып кына котылып булмый икән, аннары да акча кирәк», «Дүртенче баланы пенсиягә чыккач табарга инде», – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100