Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева балалар бакчасына авырган сабыйларны китерүчеләр турында видео төшергән

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева балалар бакчасына авырган сабыйларны китерүчеләр турында видео төшергән
"Татар-информ" архивы

Хәзер грипп һәм сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар күп. Җырчы Ләйсән Гыймаева нәкъ шул актуаль темага видео куйган.

Балалар бакчасына да ютәлләгән балалар йөри, һәркемнең дә баланы өйдә калдыру мөмкинлеге юк. Ә калган ата-аналарның аларга мөнәсәбәте нәкъ видеодагыча…

Видеода Ләйсән Гыймаева кече кызын балалар бакчасына китерә. «Булды, балам, чишен», – ди ул.

Шул вакытта берсе ютәлли, икенчесе борынын мышкылдата башлый.

– Карамагыз безгә алай! Бу – безнең калдык ютәл.

– Карамагыз безгә алай! Бу – безнең калдык маңка.

«Нишләп соң сез, терелеп бетмичә, балаларыгызны китерәсез?» – дип сүгенә сәламәт баласын китергән әни ролендәге Ләйсән.

«Ә бу – минем «остаточный сүгенү», – ди ул.

Видео караучылар җырчының видеосында үзләрен «таныган» һәм «рәхәтләнеп көлгән» смайликлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100