Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов хатынын җылы яктан аягыннан сөйрәп алып кайткан

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов хатынын җылы яктан аягыннан сөйрәп алып кайткан
Фото: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Иҗади гаилә Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтты. Алар үзләре белән нәни кызлары Зәйнәпне дә алган.

Зәйнәп берничә көннән Казанны, балалар бакчасын, апаларын сагынган. Менә әнисенең генә җылы яклардан бер дә кайтасы килмәгән. Алар бу хакта видео да төшергән. «Кайту шулайрак булды», – дип тә язган җырчы.

Видеода күренгәнчә, Булат Бәйрәмов хатынын комнан сөйрәп бара. Ә Ләйсән бармаклары белән комны тырмап «юк, кайтмыйм» дип кабатлый. Шул вакытта әллә Булатка, әллә Ләйсәнгә ярдәм итәргә теләүче дә табылган. Ул Ләйсәннең чәченнән өстерәргә куша, «шулай эшләгәндә җайлырак та, һәм ком да тулмый» ди.

Чәченнән сөйрәгәнгә Ләйсән әйбер әйтми генә ята үзе. «Чәчтән сөйрәгәндә диңгезгә таба баралар бит, шуңа хатыны дәшми», – дип аңлаткан видео караучы.

«Калдырып кайт», – дип язучы да бар.

Кайберәүләргә бу видео ошамаган, «болай кылану шушы яшьтә килешми» дип белдергәннәр.

Ә иҗади гаилә төшергән видеоларны яратып караучылар, юморны яратучылар һәм моның бары шаяру икәнен генә аңлаучылар рәхәтләнеп көлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100