Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Фәтхетдинованың туган көнен бәйрәм итәләр: «С днем рождения, мамуль!»

news_top_970_100
Ләйсән Фәтхетдинованың туган көнен бәйрәм итәләр: «С днем рождения, мамуль!»

Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана гаиләләре белән әниләре Ләйсән Фәтхетдинованың туган көнен бәйрәм иткәннәрен күрсәтте.

Барлык балалары – кияү-киленнәре, оныклары – төп йортка чәчәкләр, бүләкләр күтәреп килгәннәр. Әтиләре репертуарыннан «Туган көн» җырын да башкарганнар, ләкин пышылдап кына диярлек. «Өйдә 1 яшьлек сабый йоклаганда туган көн белән менә шулай котлана», – дип яза Лиана. (Оригиналда: «Так выглядит наши поздравления, когда в доме спит годовалый малыш»). Сүз Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм һәм килене Рузиянең улы Дамир турында бара. Алар узган ел беренче тапкыр әти-әни булды.

Әниләре хөрмәтенә урамда салют та аттырганнар. Ләйсән Фәтхетдинова аны тормыш иптәше Салават Фәтхетдинов белән бик җылы итеп кочаклашып караган.

«Әниебез, туган көнең белән! Булганыңа рәхмәт, бик яратабыз сине», – дип яза видеолар янында Лиана. (Оригиналда: «С днем рождения, мамуль! Спасибо, что ты у нас есть».

Видеолар барысы да русча язылган һәм рус телендә сөйләшәләр дә. Салават Фәтхетдинов үзе дә, бүләген биргәндә: «Это мой», – дип әйтә. Салют атканда «Вот это я понимаю!» – дип кычкыра кызларының берсе.

Фәтхетдиновлардагы рәхәт атмосфераны сез дә карагыз әле.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 1 август 2024
    Исемсез
    Зато Салават Закиевич
  • 31 июль 2024
    Исемсез
    Улкадәр урысча ишетелгән кебек түгел биредә, ике тел шәйләнгәндәй... Юкны бушка аудармагыз инде
  • 29 июль 2024
    Исемсез
    Исегез киткэн икэн иске чикмэнгэ ,хэзер авылдада бот буе балалар бары тик рус телендэ аралащалар .Нэрсэ инде бу ахыры заман гэлэмэтедер ...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100