Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ләйсән – чын артист, Булат да маладис!»

news_top_970_100
«Ләйсән – чын артист, Булат да маладис!»
Михаил Захаров

Иҗади гаилә көн дә диярлек социаль челтәрдәге аккаунтларында, виртуаль дусларының күңелләрен күтәреп, кызыклы видеолар урнаштыра. Гадәттә, ул аларның чынбарлыкка нигезләнгән, шул вакытта шаян да, «чәнечкеле» дә килеп чыга. Алар төшергән видеоларны карап, мөгаен, бик күпләр үзләрен, яисә якын кешеләрен таныйдыр да.

Ләйсән белән Булатның социаль челтәрдәге язылучыларына бүләк иткән шундый соңгы «күчтәнәч»е – «гашыйклар көне» уңаеннан. Биредә алар әле яңа гына өйләнешкән һәм инде 10 елдан артык бергә яшәүче пар образларын сурәтләгәннәр.

Беренче очракта, билегеле инде, ир кеше хатынына нык игътибар күрсәтә: чәчәк һәм үз куллары белән язылган «валентинка» бүләк итә, матур сүзләр әйтә, мәхәббәт аңлата. Икенче очракта исә, хатыны: «Кара әле, син бүген нинди көн икәнен хәтерлисеңме?» – дип төрттергәч тә, ире һич исенә төшерә алмый интегә. Ләйсән: «Бүген 14 февраль!» – дигәч тә, Булат бу датаның нинди бәйрәм икәнен белми тора...

Әлеге тормышчан видеоны караучылар: «Картаялар шул, онытып җибәрәләр», «Нәкъ шулай», – дип килешкәннәр Ләйсән һәм Булат белән.

«Ләйсән – чын артист, Булат да маладис! 20, 30, 40 елдан соң да дәвамын көтәбез», – дип, комментарий калдыручы да бар.

Видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез. Тормыштан алынган әлеге күренеш белән килешерсезме икән?..

Видео: Ләйсән Гыймаеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100