Ләис Зөлкарнәй Тукай премиясен алуы турында: «Өметсез шайтан гына була. Көттем»
Бүген Казан Кремлендә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде. Быел Тукай премиясе шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә, сынчы Кадим Җәмитовка, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдаровага һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнерга бирелде.
Ләис Зөлкарнәй, әлеге шатлыклы вакыйга уңаеннан, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Көткән идегезме бу премияне, Ләис абый, ничә ел көттегез?
Өметсез шайтан гына була бит инде. Әлбәттә, мин көттем. Чөнки, татар шагыйре өчен Тукай премиясе алу – ул иҗатыңны танулары. Татар әдәбиятында каласың дигән сүз. Бу – киләчәктә китапларың чыгачак дигән сүз. Ничек шуны көтмисең, белмичә ничек китеп барасың?
Киләчәктә китаплар чыгачак, дип әйттегез. Сезгә бу – иҗат итү өчен бер стимул булып чыгамы инде?
Әлбәттә, менә яңа китаплар өстендә эшләп утырабыз. Берсен 65 яшемә әзерлим. Бәйгедә җиңеп чыкты бит «Татар җөе» дигән дастан. Шуның белән башланып китә. Аннан соң «Йорт китәр, сөт калыр дигән шигырь шәлкеме, «Алтын Урда» дастаны белән дәвам итә.
Иң яраткан шигырегездән бер өзек укып китмәссезме икән?
Китабым монда булса, бүләк итеп кенә бирер идем. Иң авыр әйбер кушасың минем өчен. Алар барысы да кадерле минем өчен.
Сайлау кыенмы? Әйдәгез, мәхәббәт турында сөйләгез. Күптән түгел чыккан материалларыгызны «мәхәббәт лирикасы» дип мактадылар. Шуңа күрә кызык булыр иде сезнең тарафтан мәхәббәт турында шигырь ишетүе.
Мәхәббәт турындагы шигырьләр 1980 елларда язылган инде. 20 яшь вакытта. Хәзер мин фәлсәфи шигырь язганда мәхәббәт кыстырып җибәрәм арасына. Шуннан башка мөмкин түгел.