«Лайласыз, 4 килодан артмый, тиресе чиста». Яңа ел табынына каз сайлау һәм пешерү серләре
Яңа ел якынлаша, һәм күпләр бәйрәм өстәле өчен сусыл итеп пешерелгән каз әзерләү турында уйлана. Каз – деликатес ризык, шуңа күрә аны сайлауга җаваплы карарга кирәк. 2026 елның Яңа ел табыны өчен казны ничек сайларга? «АиФ» шул хакта яза.
Иң беренче игътибар итәргә кирәкле нәрсә – авырлык.
Идеаль каз 4 килограммнан артык булмаска тиеш. Бик зур казлар еш кына карт, ә ите каты була.
Икенче мөһим адым – каз түшен җентекләп карау. Ул пөхтә булырга тиеш: тапларсыз, ертылуларсыз, артык лайлалы булмасын, һәм иң мөһиме – каурыйлар һәм йомшак мамык булмасын.
Яхшы казның тиресе, мае – чиста, ачык төстә, күкрәк өлеше итле була.
Каз түшкәсе туңдырылган булса, аеруча игътибарлы булыгыз. Савытында алсу төсле боз күрсәгез – бу начар билге. Мондый төс казны берничә тапкыр эретеп, яңадан туңдыруларын күрсәтә. Бу – тәмне дә боза һәм куркыныч булырга да мөмкин.
2026 елны каршылаганда казны ничек дөрес пешерергә?
Беренче адым – яхшы каз түшен сайлау. Гаилә өчен идеаль каз – 2,5-3 кг. Зур казлар күп очракта карт һәм каты була. Май төсен карагыз: яшь казныкы ачык төсле булырга тиеш.
Туңдырылган казны дөрес итеп эретегез – микродулкынлы мичтә яки кайнар суда түгел! 1 тәүлеккә суыткычка куеп торыгыз.
Пешерер алдыннан казны юалар, киптерәләр һәм тиресенә теш чистарткыч таякчыклар белән тишекләр ясыйлар – шулай иткәндә, ул кетердәп тора торган була.
Сусыл булсын өчен, казны берничә сәгать чия согы белән су катнашмасында тотарга мөмкин.
Игътибар: зира кулланмагыз! Ул каз итенең тәмен боза.
Каз эченә алма һәм әчетелгән кәбестә тутырыгыз – кәбестә артык майны үзенә ала. Тоз һәм тәмләткечләр сылап, казны пергамент һәм фольгага нык итеп төрегез.
Пешеру вакыты 3 сәгать:
- 1 сәгать – 180°C,
- калган 2 сәгать – 140°C.
Әзер булырга 15 минут калганда фольганы ачыгыз һәм казны бал, соя соусы, сарымсак катнашмасы белән майлагыз – ул алтынсу төстәге кетердәп тора торган кабык ясый.