news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйләгөл тормышта баласын да, ирен дә күтәреп барудан туктарга карар кылды

news_top

Көзге таңның салкынча һавасы тәнен сызлатып үтте, Ләйләгөл гадәттәгечә, иртәнге чәйне тиз генә әзерләп, баласын мәктәпкә озатты, аннары эшкә ашыкты. Гомеренең шулай үтеп баруын ул көннән-көн ныграк сизә.

Ул күптән инде хыялланмый диярлек. Әмма кайчак кибет тәрәзәсендә балкып торган яңа телефонны күреп, күңеле йомшара. «Шуны алырга акчам булса…» – дип уйлый да, көрсенеп, эшкә китә. Яки күрше кызның аякларындагы ап-ак кроссовкине күреп, йөрәге кысып куя. Тик бу хыяллар күпмедер вакытка гына, чөнки көнкүреш борчуларыннан аруы алдарак йөри.

Ире Идрис һаман да үсеп җитмәгән бала кебек. Ул әле дә әнисенә бәйле. Әнисе нәрсә дисә, шулай була. Юк-бар сүзгә үпкәли, йорт эшләренә кагылмый. Баланы карау, өйне тәртиптә тоту, ризык пешерү – барысы да Ләйләгөл өстендә. Ире гел читтә, гел үз дөньясында. Әнисе белән базарга, туганнарына йөрүләрен дә Ләйләгөл белеп тора. Идрис кайтып керсә – йә кәефсез, йә тавыш чыгара.

Баштарак Ләйләгөл көтте. «Ярар, яшь әле, җитлегер», – диде. Бала тугач, бәлки, үзгәрер, дип уйлады. Әмма еллар үтте, берни үзгәрмәде. Киресенчә, Идрис аның баласы кебек булды. Ул үзе дә баланы ничек итеп ашатырга, ничек йоклатырга белми. Гел хатынына карап тора. «Нәрсә пешердең?» – дип кенә сорый. Үзе исә бер тиен акча эшләми. Башлаган эшләрен ташлый, озакка түзми. Шул вакытта да сәбәпле – йә җитәкчесе шундый, йә һава начар, йә башы авырта…

Ләйләгөл берүзе ике кешелек тормышны тарта. Иртән - эшкә, кичен - бала. Үзе ирен дә баласы кебек карый: күлмәкләрен үтүкли, ашын әзерли, акча бирә. Тик рәхмәт сүзе ишетелми. Киресенчә, «Син гел ачулы», «Син аңламыйсың», «Син хатын булмыйсың» дигән сүзләр белән бәрелә. Ул бу сүзләрне тыңлый-тыңлый, бер көнне көзге каршында үзенә карап шаккатты: күзләрендә нур сүнгән, иреннәре кысылган, маңгаенда җыерчыклар барлыкка килгән. Ул ирексездән уйга калды: мин кемгә әверелеп барам?

Яшь вакытта Ләйләгөл дә көләч, шаян, зәвыклы киенгән кыз иде. Университетны тәмамлагач, Идрис белән өйләнештеләр. Башта барысы да әйбәт кебек тоелды. Әмма тора-бара ире үзен күрсәтте: һәрвакыт үпкәле, һәрвакыт кемнедер гаепли, үзе берни эшләми. Үз гаебен танымый. Ләйләгөл күп нәрсәгә күз йомды: мәхәббәт бит, түземлелек кирәк, дип уйлады. Әмма түземлек еллар узгач аруга әверелә икән.

Бала өчен яши ул. Улы мәктәптән кайтканда, елмаерга тырыша. Аңа кайнар аш әзерли, дәресләрен тикшерә, йоклар алдыннан үбә. Бала сине ничек күрсә, үзе дә шундый булыр, дип уйлый. Шуңа күрә кычкырмаска, еламаска тырыша. Әмма төннәрен, барысы йоклагач, юрган астында күз яшьләре агып төшә. Ул, тавыш чыгармау өчен, мендәргә йөзен каплый. Беркем ишетми, күрми, аңламый.

Идрис өчен ул инде гади кеше. Булырга тиешле берәү генә. Тән җылысы кирәк булса, ул бар. Ашарга кирәк булса – пешерә. Акча кирәк – эшләп кайта. Тик җан җылысы, терәк, яклау турында ире уйламый да. Ләйләгөл үзен хатын түгел, хезмәтче итеп күрә башлады. Ул үзен югалта, кимсенә, әмма шул ук вакытта баласыннан аерыла алмый. Ләйләгөл китсә – бала кем кулында кала?

Кайвакыт, шалтыратып, дус кызлары белән очрашып, елап, бушанып ала. «Нигә китмисең?» – дип сорыйлар. Ул үзе курыкмый: яңадан тормыш кора алыр иде. Әмма курку бала өчен, үзенә ярдәм итүче булмаганга. Берүзенә бик авыр, әмма һаман түзә. Ул һәр көнне нидер үзгәрер дип өметләнә. Әмма бу өмет та көннән-көн тоныклана.

Бер көнне ул эштән кайтып кергәч, Идрис ята, кулында телефон. Баланың дәресләре тикшерелмәгән, аш пешмәгән. «Нәрсәгә сиңа бала, гаилә?» – дип сорады Ләйләгөл. Ир җавап урынына иренен салындырып чыкты да ишекне шап итеп япты. Шул мизгелдә хатын үзенең бу тормышта гомерен бушка сарыф итүен аңлады. Идрис һаман да бала булып кала.

Ул кичне Ләйләгөл үзенә яңа туфлиләр алды. Кибеткә керде дә үзенә ошаганын киде. «Миңа мөмкин!» – диде ул. Шул кичне ире кайтып, «Нигә акча туздырдың?» – диде. Ләйләгөл эндәшмәде. Тыныч кына ашарга әзерләде, баласын йоклатты, аннары ноутбук алып, өстәмә эш эзли башлады.

Киләчәкне үз кулына алу нияте туды. Әлегә ул китми. Әмма күңелендә карар кабул ителде. Ләйләгөл бу тормышта ирен дә, баласын да күтәреп барудан туктаячак. Бала үсә, аңлый башлый. Ә ире – һаман да шундый ук. Ул үзенә: «Мин балам өчен көчле булам, әмма ирем өчен көчле булырга тиеш түгел», – диде.

Һәм ул көнне, беренче тапкыр бик күп еллардан соң, күңеленә җылы керде. Ләйләгөл елмайды. Хыялланды. Бу юлы телефон яки кроссовки турында түгел. Ә үзенең киләчәге турында. Ирек турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар