Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы Ләйлә Хәбибуллина: «Мондый җаваплы хезмәт өчен хезмәт хакы югарырак булырга тиеш»

19нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, илкүләм укытучылар бәйгесендә икенче урынны яулаган Ләйлә Гәрифҗанова (Хәбибуллина) белән әңгәмә кордым. «Карлыгач» тәхәллүсе астында иҗат итүче яшь укытучы үзенең эшчәнлеге һәм шигърият дөньясындагы урыны турында сөйләде.

news_top_970_100
Укытучы Ләйлә Хәбибуллина: «Мондый җаваплы хезмәт өчен хезмәт хакы югарырак булырга тиеш»
Фото: Ләйлә Хәбибуллинаның шәхси архивыннан

Казанның 19 нчы гимназиясе педагогы Ләйлә Гарифҗанова «Туган тел һәм әдәбияттан иң яхшы укытучы – 2024» бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны яулады. Конкурс финалы Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.

Ләйлә, сез «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият» бөтенроссия бәйгесендә икенче урын алдыгыз. Әлеге бәйге турында сөйләгез әле. Ни өчен катнашырга булдыгыз? Нинди хисләр кичердегез? Конкурста җиңәр өчен нишләргә кирәк?

Бу бәйгегә мин укытучыларның төп профессиональ бәйгесе – «Ел укытучысы»ның республика этабында җиңү яулаганнан соң килеп кердем. Минем өчен дәүләт дәрәҗәсендә Татарстанны тәкъдим итү зур шатлык та, җаваплылык та булды. Узган уку елы башында, үземне һөнәри бәйгедә сынап карарга кирәк, дигән максат куйган идем. Катнаша башлагач, һәр этапны үтеп чыгасы килде. Үз алдыма тагын да зуррак планка куеп, шуңа таба бардым. Федераль этапка җиткәч, «унбишлеккә» керәсе, лауреатлар рәтендә буласы иде, дип уйлый идем. Инде ул санга кергәч, «бишлеккә» керү һәм урын яклау тагын бер максатка әйләнде. Кыскасы, һәр этапта мин шундый дулкынландыргыч хисләр кичердем. Республика алдында зур җаваплылык тойдым, көчемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен, дип үземә сүз бирдем. Бу миңа стимул биреп торды. Бүгенге көндә мин нәтиҗә белән канәгать. Ләкин, ассызыклап үтәргә кирәк, бу – минем генә җиңүем түгел. Бу – зур команда эше. Мондый нәтиҗәгә, уңышларга ирешү өчен, бердәм команда һәм олы максат белән тырышлык кирәк.

Сезнең нәселдә укытучылар бармы? Кемнең «эзе» буенча киттегез?

Дәү әни укытучы иде. Шулай ук үземнең татар теле укытучысының да тәэсире зур булды

Ә сез балачакта кем булырга хыяллана идегез?

Балачакта кемдер булырмын дип хыялланганымны хәтерләмим. Югары сыйныфларда укыганда укытучы булу теләге туды.

Татар телен ата-аналар сайлап ала, дәресләре кими, шуңа да карамастан, сез барыбер әлеге юнәлешне сайлагансыз. Ни өчен нәкъ менә татар теле укытучысы?

Мин кечкенәдән китаплар укырга яраттым. Үзем дә иҗат итәм. Мәктәптә укыганда әдәбият дәресләрен бик ярата идем. Минем дә шулай укучыларны телгә, әдәбиятка, аның тирәнлегенә гашыйк итәсем килде.

Укучыларның татар теленә мөнәсәбәте нинди? Ә әти-әниләренең?

Хәзер, телне үз теләкләре белән сайлагач, укучылардан да, аларның әти-әниләреннән дә тискәре фикерләр ишетелми.

Яхшы! Укучыларда татар теленә карата мәхәббәт уятып буламы?Тел, әдәбият белән кызыксыналармы?

Әйе, яратмыйлар түгел. Башлангыч сыйныфлар телгә өстенлек бирә. Чөнки без төрле җырлар җырлыйбыз, хәрәкәтле шигырләр өйрәнәбез, уеннар аша сөйләмгә чыгабыз. Урта һәм югары сыйныфлар күбрәк әсәрләр, язучылар язмышын өйрәнергә, фикер алышырга яраталар. Татар теле дәресләрендә дә, әдәбият үткәрик әле, дип сорыйлар.

Сез ничә яшьтә мәктәптә эшли башладыгыз?

23 яшьтә югары уку йортын тәмамлауга гимназиягә килдем.

«Һәр яңа килгән укытучыны балалар үзенчә сынап карыйлардыр инде..»

Күпьеллык тәҗрибәләре булган укытучылар яшьләрне өнәп бетермиләр, сезнең белән мондый хәл булмадымы? Коллектив җылы кабул иттеме?

Киресенчә, беренче елларны алар миңа остаз булдылар. Бүгенге көндә дә мин тәҗрибәле укытучылардан үрнәк алам. Гомумән, безнең коллектив бик бердәм. Һәрчак бер-беребезгә ярдәм итеп, киңәшләшеп эшлибез.

Әле бит укучылар да яшь укытучыларны тыңларга яратмый, монысы белән ничек булды?

Һәр яңа килгән укытучыны балалар үзенчә сынап карыйлардыр инде. Мин ниндидер «тикшерүләр» үттем димәс идем. Бүгенге көндә яшь укытучыга әти-әниләр, тәҗрибәсе, осталыгы җитәрме икән, дип, шикләнебрәк карарга мөмкин. Укучылар яшьлекнең уңай ягын тоялар. Яшьләр балалар белән бер дулкында, аларны кайвакыт яхшырак аңларга мөмкин. Һәм яңалыкка тизрәк өйрәнү дә, яңа алымнарны файдаланып эшләү дә безгә җиңелрәк бирелә. Шушының белән дәресләрнең дә сыйфаты арта, укучылар алдында – дәрәҗә дә. Укучылар, нигездә, яшь укытучыларны уңай кабул итәләр. Әлбәттә, укытучының үзен ничек куюыннан да күп нәрсә тора.

Яхшы! Укытучы һөнәренең кыенлыклары нидә?

Иң беренче чиратта, җаваплылык. Дәрестә, мәктәптә без укучыларың гомере, сәламәтлеге өчен җавап бирәбез. Аннан соң, укучылар хәзер бик йомшак. Авыр сүз әйтмәмме, минем әйткәннәрне дөрес кабул итәрме, кебек сораулар һәрвакыт безнең белән янәшә йөри. Шулай ук ата-аналарның кайвакыт укытучыга каршы чыгулары, безнең бер юнәлештә, бер максатка эшләвебезне аңламаулары авырлыклар тудыра.

Эш көненнән соң дәфтәрләр тикшерү, документлар тутыру кебек өстәмә хезмәтләр өйгә еш кайтамы?

Беренче елны көн дә кайта иде. Шуннан соң, өйгә алып кайтмаска, диеп сүз бирдем үземә. Барлык эшне эштә тәмамлап кайтырга тырышам. Вакыт-вакыт кайта инде... Бигрәк тә зур бәйгеләр вакытында. Югыйсә, башкача өлгереп булмый. Ә кәгазь эше бик күп димәс идем. Ел башында, ахырында сыйныф җитәкчеләренең документлар тутыру эшләре бар. Ләкин ул күп һәм еш түгел.

Мине мәктәп вакытларыннан ук кызыксындырган сорау: чыннан да һәр сыйныфта укытучыларның «любимчик»лары бармы ул?

«Любимчик»лар булса да, башкалар игътибарсыз калмасын иде инде ул. Шәхсән минем «любимчиклар» юк. Ләкин һәр сыйныфта ниндидер үзенчәлеге белән аерылып торган, синең күңелеңне «яулаган» укучылар була. Мәсәлән, башлангыч сыйныфта үтә тәрбияле бер бала бар. Мин аның әти-әнисе алдында баш иям һәм дәрес саен укучының итагатьлелегенә сокланам.

Мәктәптә сез – укучыларыгыз өчен икенче әни урынына, ә үзегезнең шәхси тормышыгызга вакыт каламы?

Приоритетларны дөрес куйганда, кала. Кайвакыт тулаем җитеп тә бетми инде. Төрле чаклар була. Әти-әниләр белән тәүлек буе элемтәдә дә булырга туры килә. Ләкин гаиләне, шәхси тормышны икенче планга куярга ярамый, баланс булырга тиеш.

«Мондый җаваплы хезмәт өчен хезмәт хакы югарырак булырга тиеш, минемчә»

Укытучыларның хезмәт хаклары түбән, диләр, сез хезмәт хакыгыз белән канәгатьме?

Мондый җаваплы хезмәт өчен хезмәт хакы югарырак булырга тиеш, минемчә. Әлбәттә, һәр укытучы хезмәт хакын үзенең йөкләнешеннән, тәҗрибәсеннән, категориясеннән чыгып ала. Ләкин минималь түләү югарырак булырга тиеш. Мин канәгать үк түгел димәс идем. Беренче килгән ел белән чагыштырганда, шактый артты инде. Шулай да бу һөнәр дөрес, гадел бәяләнеп бетми.

Сезнең белән тулысынча килешәм! Укучыларга кызыклы итеп дәресләр үткәрү өчен нинди платформалар кулланасыз?

Уеннар, интерактивлар ясау өчен төрле сайтлардан файдаланам. Мәсәлән, «learning app». Шулай ук безнең татарча мультфильмнар, балалар өчен әсәрләр белән сайтлар бар. Аларга еш мөрәҗәгать итәм. Кызганыч, кайбер кызыклы платформалар бүгенге көндә эшләми.

Нинди шартлар булса, татар телен үстереп, алга җибәреп булыр иде дип уйлыйсыз?

Татар телен мәҗбүри итеп кертү, телне белү дәрәҗәләрен исәпкә алып эшләнгән дәреслекләр, татар телен яраттыра алырдай, үз эшен яраткан укытучылар.

«Миңа калса, сәерлек ул бөтен кешедә дә бар»

Иҗатыгыз турында сөйләшеп китик. Беренче шигырьләрегезне ничә яшьтә яза башладыгыз?

Беренче шигырьләрне башлангыч сыйныфларда укыганда яза башлаган идем. Аларны чын шигырь дип тә атап булмыйдыр. Тулысынча иҗатка 9-10 сыйныфларда кереп киттем.

Шигырьләр язуга сезне нәрсә илһамландыра?

Еш кына шигырьләр ниндидер сүздән яки сүзтезмәдән башлана. Ул шигырьнең төп сүзе булырга, төп идеясен чагылдырырга мөмкин. Кайвакытта тавышлар, шау-шу язарга этәрә: шәһәр шавы, су тавышы, кемнеңдер сөйләме һ.б.

Шигырләрегез күбрәк нинди темаларга багышланган?

Шигырьләр, нигездә, лирик. Күңел лирикасы.

Сезнең иҗат кешесе булуыгызга укучыларыгыз ничек карый, шигырьләрегезне укыйлармы?

Минем шигырьләр балалар өчен махсус язылмаган. Шуңа күрә алар минем шигърият белән тирәнтен таныш түгел. Араларында укучылары да бар. Әлбәттә, алар минем язучы булуым белән горурланалар.

Сезнең тәхәллүсегез «Карлыгач», ни өчен нәкъ аны алырга булдыгыз?

Бер әсәрдә төп героиняны карлыгач белән чагыштыралар. Һәм шул әсәрне укыган дусларым, «ул бит нәкъ син, син – карлыгач» дип әйтә башладылар. Шулай Карлыгачка әйләндем.

Сез яшь шагыйрьләр арасыннан кемнәрнең иҗаты белән танышып барасыз?

Гүзәлә, Миләүшә Гафурова, Әдилә Әхмәтҗанова иҗатларын күзәтәм, әгәр миннән яшьрәкләрне алсак. Шулай ук мәктәп балалары, яшүсмерләр белән эшлим. Алар белән шигырь язу серләренә төшенәбез.

Шәп! Иҗат кешеләренә бераз сәерлек хас, дип әйтәләр, сез шулай дип саныйсызмы?

Миңа калса, сәерлек ул бөтен кешедә дә бар. Кемгәдер гадәти булып тоелган гамәл, гадәт икенче кеше өчен сәер булырга мөмкин.

Бүгенге көндә ничә шигырь җыентыгыгыз дөнья күрде?

Бүгенге көндә 1 шигырь җыентыгым бар. Аерым-аерым шигырьләр төрле җыентыкларга керде.

Эш белән иҗатны бергә алып барып буламы?

Әйе, була гына түгел, иҗат белән эш бер-берсен тулыландырып торалар. Иҗадилык дәресләрне кызыклы итеп әзерләргә ярдәм итә, укучылар белән эш мине үзе иҗатка этәрә.

«Укытучылыкны ташлап, үземне иҗатка гына багышлыйм» дигән уйлар килгән юкмы?

Китәм, дигән чаклар булгалады инде. Ләкин мин мәктәптән, балалардан аерыла алмаячагымны аңладым. Аннары, иҗат белән генә яшәп булмый. Кызганыч, иҗат туендыра, тулысынча тәэмин итә алмый.

Сезнеңчә, татар теленең киләчәге нинди?

Татар теленең киләчәге һәр татар кешесенең кулында. Күп нәрсә гаиләдән килә, күп нәрсә бездән – укытучылардан тора. Без үзебез бердәм булып татар телен сакларга тырышмасак, башкаларга аның кирәге булмаячак.

Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Ләйлә апа! Авыр һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100