news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Таишева «шәп концерт» рецептын тәкъдим иткән

news_top

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның кызы Ләйлә Таишева интернет кулланучыларны үзенең харизмасы белән таң калдырган. Ләйлә социаль челтәрдәге язылучыларын бик үзенчәлекле итеп әти-әнисенең концертларына чакыра. «Шәп концерт»ның рецептын Ләйлә болай дип тәкъдим итә:

Дуслар, алабыз ике-өч дистә матур җыр. Бераз юмор өстибез. Шуны мәдәният йортына салабыз һәм ике-өч сәгать кайнар алкышлар астында тотабыз. Ә-ә! Мин бит сезгә «секретный ингридиент»ны әйтмәгәнмен әле. Анда мин дә булам – Ләйлә Таишева да. Килегез, тәмле булачак, – дигән ул.

Болай итеп чакыргач, концертка барырга теләүчеләр дә бик күп җыелган. «Барабыз, кәнишне», «Бу кыз кай арада үсеп җиткән», «Киләбез, Ләйлүш, бик тәмле пешерәсең», – дип язганнар һәм Ләйләнең тәмле теллелегенә, татарча матур итеп сөйләшүенә сокланганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар