news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Таишева энесенә: «Хатыныңа бүләкләр алырга тиешсең! Ләкин мине дә онытма инде, яме»

news_top
Ләйлә Таишева энесенә: «Хатыныңа бүләкләр алырга тиешсең! Ләкин мине дә онытма инде, яме»
"Татар-информ" архивы

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның кызы Ләйләнең шук, җор теллелегенә шаккатырлык! Кечкенә булуына карамастан, олыларча фикер йөртеп, киләчәген кайгыртып куя. «Татарлар дөньясында» Телеграм-каналы Ләйләнең энесе Гомәр белән бик җитди сөйләшүләр алып барган видеосын урнаштырган.

Энесе Ләйләнең алдына башын салган. Ләйлә исә аны башыннан сыйпый-сыйпый:

«Иркәләнеп ята әле минем кырыемда. Менә, өйләнгәч, минем яныма килмәячәк тә бит ул. Хатыны булачак! Бер сүз дә әйтим инде, энем, син хатыныңа матур күлмәкләр, тәмле әйберләр алырга тиешсең. Ләкин син мине дә онытма инде, яме. Мин дә хатын-кыз! Апаң булсам да, миңа да тәмле әйберләр кирәк», – дип әйтеп куя.

«Сиңа ирең ташыр», – дип сүзгә кушыла аларның әниләре.

«Ә миңа җитми. Аз ташыса? Ир – ир инде ул. Ә менә энекәшеңнән бүләк алу – аеруча әйбәт», – дип шартлатып җавап биргән Ләйлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар