Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Лерон кабат җәнлек костюмы кигән адәмнәр турында: «Рэкетирлар Бауманга кайтты»

news_top_970_100
Ләйлә Лерон кабат җәнлек костюмы кигән адәмнәр турында: «Рэкетирлар Бауманга кайтты»
Фото: Ләйлә Леронның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы, блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кабат Бауман урамында шәһәрлеләрне, кунакларны, туристларны алдап акча эшләүчеләр турында яза. Блогер бу уңайдан Казан хакимиятенә дә мөрәҗәгать иткән иде. Шуннан соң Казан үзәгендә җәнлек костюмы кигән адәмнәр юкка чыкты. Әмма озакка түгел… Хәзер алар татар халкының милли киемнәрен һәм түбәтәй кигән мәче костюмында Бауман урамын иңли.

Алар узып баручыларга үзләре белән фотога төшәргә кыстый, алар ризалык биргәнче үк кочаклап алалар һәм ни рәвешле төшәргә кирәклеген дә күрсәтәләр, ә аннары инде акча сорыйлар. Әле генә елмаеп фотога төшкән кешеләрнең кәефе көтелмәгән сумманы ишетүгә юкка чыга, алар аптырап кала, теләр-теләмәс булса да акчасын чыгарып бирергә мәҗбүр була.

«1 ел да 7 ай. Мэрның сүзе шулкадәр вакыт гамәлдә булды. Рэкетирлар Бауманга кайтты. Сак булыгыз! Туристларны бәйләнчек мошенниклардан саклагыз.

Түбәтәй һәм татар халкының милли киемнәрен киеп (Казан брендын кулланып) безнең шәһәрне хурлыкка калдыраларр, «зебра»ларны кайтару моннан яхшырак.

«Зебраларны кайтарыгыз. Кайчандыр Ләйләгә «син шулай дип әйтәчәксең» дип белдерсәләр, ул ышанмас иде»;

«Алар бергә фотога төшү хезмәте түләүле булуын әйтсәләр иде. Алар милли кием генә теккән, ә кеше алдау юлы шул ук»;

«Полициядән качып чапканнарын үзем күрдем»;

«Алар яңа сезонга яңа костюмнар сатып алган», – кебек комментарийлар да калдырганнар.

Фото: Ләйлә Леронның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100