Башкортстан җырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар "Син кадерле миңа" дигән яңа җыр яздырган.
Яңа җырның авторлары – Филүс Хисеметдинов һәм Илнат Фәрхуллин.
«Күптән көтелгән җырыбыз. Бер-береңнең кадерен белеп яшәгәндә генә мәхәббәтнең җылылыгын, хөрмәтнең ягымлысын, ярдәмнең ихлас булуын тоеп була», – дип язган иҗади гаилә социаль челтәрдә.