news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиеваны тәнкыйтьлиләр: «Матур түгел»

news_top
Ләйлә Галиеваны тәнкыйтьлиләр: «Матур түгел»
Фото: социаль челтәрләрдән скриншот

Уфа җырчысы Ләйлә Галиева шушы көннәрдә «Үткәннәр» дигән яңа җырын чыгарган иде. Социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яңа җыр белән видео урнаштыргач, аның җырына да, пәлтәсенең җиңнәренә карата да комментарийлар язганнар.

«Җыр әйбәт, ләкин пәлтәңнең җиңнәрен кыскартырга кирәк», «топ» булса да, матур түгел. Минем яшьтә шушындый озын җиңлене киеп чыксам, әбинең башы кыйшайган, диячәкләр. Ә болай мин үзем дә модадан калышмыйм» һәм «җиңегез озын» кебек комментарийлар язып калдырганнар.

«Җырыгыз да, үзегез дә матур», – дигән берсе.

Аннары җыр сүзләреннән чыгып, «Кушылганнармы әллә?» диюче дә табылган. Җырчы үзе язылучыларына җавапны әлегә бирмәгән.

Моңарчы җырчы үзенең туган көнендә куйган рилсын да ошатмаучылар булган иде.

«Артыгын кыйланмыйсың микән? Шешә кутәреп, авызны тортка буяп дәрәҗәңне төшергәнче, тыйнак һәм серле җырчы булып кал, сеңлем», – дип язганнар иде аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар