Ләйлә Галиевага беренче тапкыр шундый зур бүләк ясаганнар: «Кемнән икән билгесез»
Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева шатлыгы белән уртаклаша. Аңа үз гомерендә беренче тапкыр зур чәчәк бәйләме – 101 роза бүләк иткәннәр. Тик бүләк итүче җырчының үзе өчен дә сер булып калырга уйлаган.
«Арып-талып эштән кайтып киләм. «Доставка» китерделәр. Шундый матур розалар. 101 роза. Тик кемнән икәнен язмаганнар, үземә дә кызык. Бик зур рәхмәт, сез минем кәефемне күтәрдегез. Арыганнар бетте кебек. Үзегезгә меңләтә кайтсын», – ди җырчы, ак розалар бәйләменә сокланып.
Ләйлә Галиеваның хәзер йөрәге буш. Ул быел 15 ел бергә яшәгән ире белән аерылышты.