Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева «Гомер савытлары» җырының премьерасын тәкъдим итте. Яңа җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
Җырның сүзләрен һәм көен Венера Мәхмүтова язган.
«Гомер савытлары төрле-төрле. Бу җырны җырларга шундый рәхәт, мәгънәсе һәр кешегә кагыла. Булганына шөкер итеп, яхшылыкка омтылыйк», – дип язган җырчы.
«Бик матур җыр», «Көчле җыр», – дип кабул иткән халык яңа җырны.
«Өметсез матур итеп җырлыйсың», – дигән комментарий да бар.