Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиева зур хыялын чынга ашырган

news_top_970_100
Ләйлә Галиева зур хыялын чынга ашырган
Фото: Ләйлә Галиеваның сәхифәсеннән

Җырчы Ләйлә Галиева әнисе һәм 2 кызы белән Төркиягә ялга киткән. Ләйләнең әнисенең моңа кадәр ялга барганы булмаган. Диңгезне дә үз гомерендә беренче тапкыр күрүе. Җырчы әнисенә шул рәвешле кадер-хөрмәт күрсәтергә, аңа матур урыннар күрсәтергә, шәп ял оештырырга уйлаган.

«Төркиядән сезгә ялкынлы кайнар сәлам. Чыннан да иң якын кешеләрнең берсе, ул да булса – бердәнбер газиз әнием.

Күптәнге хыялларымның берсе – әниемне чит илгә алып барып ял иттерү иде. Әлеге максатыма ирештем.

Рәхмәт, әнием, минем янәшәмдә булганың өчен. Сиңа мең-мең рәхмәтлемен. Шушы ял сиңа файдага гына булсын.

Бүләк итегез әниләрегезгә ял, алар дөньяда берәү генә», – дип язды бу хакта Ләйлә социаль челтәрдәге сәхифәсенә.

«Афәрин, Ләйлә. Әниегезгә күрсәткән кадер-хөрмәтегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын. Киләчәктә үзегезгә дә кызларыгыз тарафыннан хөрмәт күреп яшәргә насыйп булсын», – дип матур теләкләр язалар һәм яхшы яллар тели аларга Ләйләнең «язылучылары».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100