Ләйлә Галиева, үзенең ничә ярдәмчесе булуын сөйләп, халыкны шаккаттырган. Чөнки җырчы тирәсендә ярдәмчеләр шул дәрәҗәдә күп, артист үзе бу тормышта, җырлаудан кала, бернәрсә дә эшләми диярсең.
«Бик яхшы бала караучым бар. Миңа һәрбер кешене Ходай биреп тора. Бер клининг компаниясе атнасына бер килеп бөтен фатирымны юып, чистартып китә. Без балалар белән шул чисталыкны саклап торабыз. Шулай ук акча мәсьәләсен барлаучым, барлык түләүләремне башкаручым бар. Шулай ук рилсмейкерым бар. Казанда аерым рилсмейкерем бар, ул минем бер социаль челтәремне дә алып бара. Икенче социаль челтәрләрем белән башка кызлар шөгыльләнә. Шәхси машина йөртүчем бар, – дип тезеп киткән ул ярдәмчеләре турында.
«Ләйлә, ә син үзең нәрсә генә эшлисең соң?» - дигәнгә, шаяртып: «Мин шушы кешләрнең барысын да контрольдә тотам», – дип тә өстәгән җырчы.
Әле болар белән генә бетсә икән. Комментарийларда Ләйлә Галиеваның шәхси стилисты һәм психологы булу да ачыкланган.
Ләйлә Галиева булдырамы?