
Уфада яшәп иҗат итүче Ләйлә Галиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә зур фатирын ташлама белән сатуы турында хәбәр иткән иде. Җырчы инде Уфа үзәгендә яңа фатир алырга да өлгергән. Бу хакта ул язылучыларының сорауларына җавап биргәндә әйтте.
Хәзер анда ремонт эшләре бара.
«Менә хәзер Ләйлә апагызның матур ишекләрен күрсәтәм. Түшәмгә кадәр бер ишек, ике ишек, андый матур ишекләр беркемдә дә юк, бары Ләйлә апагызда гына. Ванна бүлмәсе дә матур», – дип сөйли ремонт эшләрен алып баручы ир-ат.