news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиева: «Хатын-кызның елап утырырга вакыты юк аның»

news_top
Ләйлә Галиева: «Хатын-кызның елап утырырга вакыты юк аның»
социаль челтәрләр

Җырчы Ләйлә Галиева ире белән аерылышкан авыр вакытларында үзенә терәк булган, рухын күтәрә торган сүзләр язган тамашачысы һәм язылучыларына рәхмәт белдергән.

Ничә көннән соң беренче тапкыр сторисларга чыгам. Бик зур рәхмәт минем белән булганыгыз өчен. Мине аңлаганыгыз өчен.

Бик күп кешеләр: «Без синең белән, борчылма», «Барысы да яхшы булачак, бер сез генә аерылышмыйсыз. Андый хәлләр еш була», – дип яздылар. Рәхмәт аңлавыгызга.

Тормыш дәвам итә, эшлибез. Хатын-кызның елап утырырга, көйсезләнергә вакыты юк. Аның балаларын үстерәсе бар. Ул тырнак ясатырга язылган, чәч ясатырга язылган. Хатын-кызның эше һәрвакыт күп. Шундый ноктада блогны дәвам итәчәкмен. Барысы да яхшы булыр, Аллаһ боерса.

Тамашачымны яңа матур җырлар, яңа клиплар белән шатландырырмын, – дип вәгъдә биргән Ләйлә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 март 2025
    Исемсез
    Уз узлэрен генэ яраталар, воля кирэк. Рэхэткэ чыдый алмыйлар.
  • 28 февраль 2025
    Исемсез
    Ирдән аерылу белән мактану каян килә бу мөселман хатыннарында. Рәхмәт аңлавыгызга, ди бит әле үзе. Нәрсәгә рәхмәт әйтерлек соң монда? Ир тәрбияли белмәгән хатыннарга абыстайлар махсус дәресләр оештырсыннар иде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар