«Вип-артист» продюсерлык үзәге җырчы Ләйлә Галиева белән экспресс-әңгәмә корган. Алар җырчыдан шәхси тормышы һәм рухи халәте турында сорашалар.
Ләйлә, син бик матур күренәсең. Каблуктан, кыска итәкләрдән. Кыскасы, көннән-көн чәчәк атасың. Син хәзер – ирекле хатын-кыз. Шәхси тормышыңда үзгәрешләр юкмы?
Әлегә моның турында уйларга вакытым юк. Мин бик күп эшлим. Иҗатым, бизнесым бара. Үземне ярата башладым, үзем өчен киенәм, үзем өчен бизәнәм.
Иҗади яңалыкларыңны да сөйлә әле.
«Сольный» концертларыма әзерләнәм. Өр-яңа, башкаларына охшамаган программа. Көне-төне шул программа өстендә эшлим. Биючеләрем, командам – булдыра торган.
Күп кенә хатын-кызлар сиңа карыйлар һәм илһам алалар. Син тормышыңдагы авырлыкларны лаеклы үтә алдың.
Элек бит инде безнең әти-әниләр, тормыш көтәргә, түзәргә кирәк, хатын-кыз шундый булырга, мондый булырга тиеш, дип өйрәнгәннәр. Андый заманалар узды. Хәзер психология, үзеңне ярату заманы. Бер тапкыр яшибез. Моны мин күптән түгел генә аңладым. Шушы яшәгән вакытта берсеннән дә ямьсез сүзләр ишетәсе килми, үзеңне кыерсыттырырга ярамый. Менә шуны аңладым да тулысынча үзгәрдем.
Ләйлә Галиева бу ел башында 15 ел бергә яшәгән ире, җырчы Рөстәм Галиевтан аерылуы турында хәбәр иткән иде. Хәзерге көндә җырчы бик күп эшли, үзен тулысынча иҗатка һәм кызларын тәрбияләүгә багышлый.