Җырчы Ләйлә Галиева үзен фонограммага җырлый дип гаепләүче кешеләрне судка бирергә җыена. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйли.
«Дүрт сәгать интернетка керми торган идем. Әллә никадәр видеолар җибәргәннәр. Миңа «фанерага җырлый» дип, гаеп ташлаучылар, яла ягучылар бар икән. Шуларны карап, шаккатып утырам. Дуслар, мин һәрвакыт тере тавышка гына җырлыйм. Миңа шундый яла ягалар, өстәвенә булмаган әйберне социаль челтәрләргә чыгаралар икән, бу кешеләр һәр сүзләре өчен җавап бирәчәк», - ди ул.
Ләйлә Галиева сүзләренчә, бу дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат аның артист буларак абруен төшерә.
«Мин бары тик үз исемемне һәм эшемне яклыйм. Әгәр автор бу язманы бетермәсә һәм рәсми рәвештә кире какмаса, без, Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 152нче маддәсенә нигезләнеп, аны судка бирәчәкбез», - дигән артист.